Results count: Загрузка , search took 0.001 sec.

Search results

  1. Ундүртенче гасырда Ак Урдада иҗат ителгән «хөсрәү вә ширин» поэмасы, озак гасырлар төрки халыкларга аз билгеле булып, тулы күчермәсе тик хх гасырда гына Европа китапханәләрендә табылган гаҗәеп бер шигъри тезмә әсәр. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  2. Бу тезмәле романның авторы үзен котб дип атый һәм әсәрне низами әсәренә нигезләнеп язылганлыгын әйтә. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  3. Чыннан да, шигъри романда күпчелек урыннарда фарсы телендә язган әзәрбайҗан шагыйре низами ганҗәвинең «хәмсә» сенә кергән «хөсрәү вә ширин» не тәрҗемә итү күзәтелә. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  4. Аның шигырь белән тәрҗемә ителүен, текстның байтак өлеше оригиналь эчтәлекле булуын, низами поэмасының кайбер урыннары кыскартылуын, үзгәртелүен искә алганда, поэманы автор әсәре дип тә карарга мөмкин. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  5. Авторның шәхесенә килгәндә, аны Ак Урда ханы тәнибәк сараена төньяктан — Болгардан килгән дип уйларга да нигез бар. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  6. таһирҗанов котбны чыгышы белән Болгар илендәге искил кабиләсеннән дип күрсәтә. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  7. 1382 елда Идел буе югары катлау вәкиле Алтын Бога, үзенең укымышлы колы бәркә фәкыйһ белән Мисырга, искәндәрия шәһәренә килә. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  8. котбның үз кулы белән язылган нөсхә сакланып калмаган, безгә аның тик 1383 елда бәркә фәкыйһ күчереп калдырган нөсхәсе генә килеп җиткән. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  9. Хәзерге көндә әсәрнең безгә билгеле булган нөсхәсе парижның Милли китапханәсендә 312 нче номер белән билгеләнеп саклана. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  10. Китапның 4 – 233 битләрендә котб әсәре урнаштырылган. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ